✨ЧӘКЧӘК✨ ⭐️3 өшегән йомырка (өшегән булу мәҗбүри түгел) ⭐️чеметем тоз ⭐️0,5 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч ⭐️ он ⭐️ярты литр чамасы сыек май (кыздыру өчен) Сироп: ⭐️3 аш кашыгы бал ⭐️150 грамм шикәр комы ✴️Йомырканы җиңелчә болгатабыз. Күрсәтелгән ризыкларны салып, токмач камырыннан йомшаграк камыр басабыз. 5 мм калынлыкта җәеп, тасмалар кисәбез. Аларны токмачтан калынрак итеп кисәбез. ✴️Кызган майда алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. ✴️Балга шикәр комы салып плитәдә кайнатып, сироп ясыйбыз. Болгатып торабыз. Сиропның әзерлеген белү өчен салкын сулы тәлинкәгә бер тамчы тамызып карыйбыз. Тамчы шар формасын тотса, сироп әзер. ✴️Кайнар килеш әзер чәкчәк өстенә салып болгатабыз. Тәлинкәгә өеп, чәкчәккә матур форма бирәбез. [club56572466|@tatar_yadkarlare]
Hide player controls
Hide resume playing