Кирәге чыкса, үтүкне дә төзәтә, кадак та кадаклый, машинаның тәгәрмәчен дә алмаштыра алалар безнең ирләр! Шулай бит?! Башкача булырга да мөмкин түгел! Нәселләребезне өйрәнгән саен, халкыбыз нинди эшчән икәнлеген аңлыйбыз. Балаларыбызга да хезмәт тәрбиясен бирергә ашкынабыз. ⠀ Безнең әти-бабайлар һәряклап оста булганнар. Бүген, мәсьәлән, аларның юкә агачыннан ясаган кисмәкләре белән танышабыз. ⠀ 🍯Капкачлы бал кисмәге һәм тар озынчасы - Фирдәүс белән Рәйханә апаларның бабалары ясаган (Т.Кәминкә Чирмешән р-ны) 🍯Иң олысы - әтидән калган бал кисмәге. Безнең гаилә гел дә бал кортлары тотканга, бал кисмәге дә зур булган. 🍯Иң киң кисмәк - Асия апаның бабасыныкы (Зирекле Яңа Чишмә) ⠀ 🌳Болар барысы да бер бөтен юкә агач кисәгенең эчке өлешен уеп ясалган кисмәкләр. Күп көч, сабырлык һәм вакыт таләп иткән бик нечкә эш. ⠀ Кисмәкнең берничә агач элементны бергә җыеп ясалган төре дә була. ⠀ Кисмәкләрне онга, суга, балга дип, һәрнәрсәгә аерым ясап тотканнар. ⠀ Өй тирәсендәге кирәк-яракларны ирләребез үзләре ясаганнар. Торм
Hide player controls
Hide resume playing