Яңа ел бәйрәме алды – могҗизалар чоры бит. Ә балалар өчен ул чор аеруча бәхетле, серле вакыт. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында мөмкинлекләре чикләнгән һәм Даун синдромлы балалар өчен эшләгән «Могҗиза» татар театры студиясе турында 2022 елның деабрь санында укыгансыздыр инде. Без һәр баланың Кыш бабайдан нәрсә көтүе турында сер итеп кенә белештек тә, бүләкләр әзерләргә булдык.
Hide player controls
Hide resume playing