Myvideo

Guest

Login

КУЗГАЛАК БЛЕШЕ

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

КУЗГАЛАК БӘЛЕШЕ КАМЫР: 🔻0,5 стакан сөт 🔻0,5 стакан су 🔻1 йомырка 🔻50 гр атланмай яки сыек май 🔻0,5 чәй калагы тоз 🔻0,5 аш кашыгы шикәр комы 🔻1 чәй калагы чүпрә 🔻он ЭЧЛЕК: 🔻150-200 гр тирәсе кузгалак 🔻50 гр атланмай 🔻2 аш кашыгы шикәр комы 🔻он 1️⃣Чүпрә, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы онны бутап баш куябыз. Ул кабаргач, сөт, су, йомырка, май, тоз, шикәр комы, кабарган чүпрә, он салып йомшак камыр басабыз һәм 1 сәгатькә кабартырга куябыз. 2️⃣Эчлек өчен кузгалакны турыйбыз. Өстенә шикәр комы сибәбез. Эчлек әзер. 3️⃣Кабарган камырны ике тигез булмаган өлешкә бүләбез, зуррак өлешен юка итеп җәеп табага салабыз. 4️⃣Камыр өстенә эчлекне салабыз, май кисеп салабыз. Кечерәк камырны җәеп өстенә каплыйбыз һәм матур итеп бөрәбез. 15-20 минут кабартканнан соң, 180 градуслы мичтә 30-35 минут пешереп алабыз. Тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later