Юл догасы укыйм,без бит юлда, Барыбыз да чиксез сәфәрдә. Рәхмәтен салса иде Раббым, Машинадамы,җәяүме йөрсәк тә. Очкычларда очкан чакларда да, Исән-имин төшәргә язсын җирләргә. Фәрештәләр канатын куйсын, Кинәт искән шашкын җилләргә. Юлга чыккан чакта иренмичә, Укып чыгыйк “Аятөл көрсине“. Киткән җиргә исән-сау алып кайтыр, Саклап йөртер ул,афәтләрдән безне. Сакланганны Ходай үзе саклар диләр, Бер Раббыма һәрчак тапшырыйк. Барча җиһан Аның рәхмәтендә бит, Шуны беркайчан да, зинхар онытмыйк!
Hide player controls
Hide resume playing