Myvideo

Guest

Login

АЛМАГАЧ БУРАНЫ

Uploaded By: Myvideo
10,151 view
0
0 votes
0

АЛМАГАЧ БУРАНЫ ⠀ Сания ӘХМӘТҖАНОВА сүзләре Айдар ТИМЕРБАЕВ көе ⠀ Коела ак тәңкә таҗ гына, Җил куйса тирбәлеп аз гына. Мин кердем бакчаңа адашып, Гаепле барысына яз гына. ⠀ Кушымта: Ник сайрый елатып сандугач, Чәчкәсен койганда алмагач? Ник купты мәхәббәт бураны, Сөяргә хакларым булмагач? ⠀ Мең рәхмәт булганың өчен дә Янымда шушы май кичендә. Туена соңлаган кәләштәй, Калдым мин шау хисләр эчендә... Кушымта. ⠀ Моң булып сарыла җаныма, Ак таҗлар бер-берсен узышып. Ничекләр түзәр бу йөрәгем Алмалар пешкәндә тулышып? Кушымта. ⠀ #санияәхмәтҗанова #саниягәрәбә #гәрәбә #алмагачбураны #айдартимербаев #зинираризатрамазановлар #яңаҗыр #хит #суперхит #татарҗыры

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later