Зифа апа Нагаева искиткеч матур җыр язып бирде! Әле өйрәнеп кенә киләбез, шулай да тизрәк сезнең белән бүләшәсе килде! Киләсе ел программасында ишетерсез, Аллаһы теләсә! Зифа апа кичә бездән сорый - “балалар, бу дөньяда иң бай әйбер нәрсә ул?” ди. Без уйга чумдык. Ул “ҖИЛ” диде. Дөрестән дә, бөтен әйберне җилгә очырабыз. Әйткән сүзне дә, акчаны да, хисләрне дә... Барысы да җилгә оча... Җырыбыз да нәкъ шуның турыда. Тормышыбыз турыда. ...Үпкән- кочкан жилгә очкан , жиллэргә, Очсыз хисләр жилгә очкан, жилләргә. Таянмагыз ышанычсыз жилләргә, Таяныгыз ышанычлы иңнәргә. Зифа Нагаева сүзләре һәм көе. Фикерләрегезне җилгә очырмагыз, монда языгыз. Көтеп калабыз🙏🏻 Зөлфирә Шәйдуллина блогыннан.
Hide player controls
Hide resume playing