Myvideo

Guest

Login

беренче ТАТАРЧА распаковка! 1нче чыгарылыш. #татарыпоймут #казань #татарлар #распаковка #татарин

Uploaded By: Myvideo
725 views
0
0 votes
0

ТАТАРЧА АВТОЯБЫШТЫРГЫЧЛАР “татарча распаковка”ны тәкъдим итә! Маркетплейста сатыласы товарларны энә күзе аша үткәрәбез. Татар теле, татар милләте белән бәйле әйберләрне капшап, чәйнәп, эчеп, төртеп... карыйбыз. Һәм бәя бирәбез. Беренче татарча распаковканы шагыйрә, журналист, “Мәйдан” журналы хезмәткәре Лилия Гыйбадуллина белән башкарып чыктык. Аңа зур рәхмәт! НӘРСӘ? 1нче чыгарылышның БҮЛӘКЛӘРЕН ике төрле социаль челтәрдә уйнатабыз. КАЙДА? «VK»да Кулдан бәйләнгән түбәтәйле, яшел камзуллы йомшак аю һәм аңа кушып 2 татарча автоябыштыргычны. ӘСТӘГЪГРАМДА Акча салынган конверт һәм аңа кушып 2 татарча автоябыштыргычны. НИЧЕК? Конкурста катнашучы өчен 2 шартны үтәсәгез иде. 1) “Татарча автоябыштыргычлар” аккаунтына язылган булырга. 2) “Татарча распаковка. 1нче чыгарылыш” видеосы астында комментарий калдырырга. Комментарийда ике сорауга җавап бирсәгез, шәп булачак. 1нче сорау: “распаковка” сүзен татарчага ничек тәрҗемә итәр идегез? Әллә шул килеш – “распаковка” дип калдырыргамы? 2нче сорау: татарча распаковканың киләсе чыгарылышларында нинди товарларны күрергә теләр идегез (кием, ризык, бизәнү һ.б. әйберләр), бәлки, конкрет брендларны атарсыз? Комментарий калдырган һәр кешегә чират саны билгеләнә. Җиңүчене “генератор случайных чисел” ярдәмендә ачыклыйбыз. Ахырдан тулы исемлекне дә, җиңүчене ачыклау процессын да видеога төшерербез һәм аккаунтларыбызда урнаштырырбыз. КАЙЧАНГА ЧАКЛЫ? Конкурс 12 сентябрь 10:00 сәгатькә чаклы дәвам итә. Обедтан соң җиңүчеләрнең исемлеген игълан итеп, видеоны урнаштырырбыз. Сорауларыгыз булса, языгыз. Фикерләрегезне көтеп калабыз. Хәбәрдә булыйк :) ЗИНҺАР! «Лайк»лар һәм перепостларыгызны кызганмагыз. Комментарийлар языгыз. Сезнең ярдәм би-и-ик кирәк безгә. Татарча АВТОябыштыргычлар аккаунтына язылыгыз. Иң шәп татарча ябыштыргычлар һәм рилслар - бер урында. #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #татябыш #эчпочмак #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later