Myvideo

Guest

Login

Бгеш, бкм, бккн/бкн, бкере/бкре/бкри, ккере/ккри/ккре, тк, трм.

Uploaded By: Myvideo
3 views
0
0 votes
0

Бөгеш, бөкмә, бөккән/бүкән, бөкере/бөкре/бөкри, кәкере/кәкри/кәкре, тәкә, төрмә... Ничек кенә атасак та, асылында сүз бик тәмле ризык турында бара😋 ⠀ Бөкренең эченә ни генә тутырып ясамыйлар бездә. Ит белән бәрәңге, ит тарттыргычыннан чыгарылган эчәк һәм бәрәңге, алма, кабак белән тары ярмасы яисә дөге белән... 🔸Кабак белән ярмага килгәндә – аны төрле камыр ризыкларында кулланалар: бөкре итеп тә, бәлеш ясап та, вак кына дүртпочмаклап итеп тә. Кайвакыт җимеш-йөзем дә кушыла. ⠀ ✍🏻Рецептын язып аласызмы? ⠀ Камыр: •1 чашка тулыр-тулмас кефир •0,5 чай калагы тоз •0,5 чай калагы сода •2 кашык ак май яки авыл каймагы •2,5 чашка он( жәю белән бергә). ⠀ Камырны басып куйгач, үзләнә торганда, бөкренең эчлеген әзерлибез: •1 чашка тары ярмасын пешереп әзерлисе • ~1 аш савыты туралган кабак •2 кашык шикәр комы •0,5 чашка эреткән май •йөзем яраткан кешегә - 0,5 чашка йөзем. ⠀ 🙌🏻Камырны икегә бүлеп ике бөкре ясыйбыз. Мин һәрвакыт берсен йөзем белән ясыйм, икенчесен – йөземнән башка. ✓Бергән ягын өскә каратып калдырыгыз. ✓Та

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later