«СССР таркалуга 20 ел» шәлкеменең октябрь ае кунагы – Тәлгать Бариев. Гомер буе татар милләте юлында йөргән, бүген үзен ирекле журналист, татар ПЕН-клубы әгъзасы дип күрә. Үзе яшәгән чорны Тәлгать әфәнде Советлар Берлегенең инде тынычланган чагы иде ди. Шулай да ул совет заманына әйләнеп кайтырга теләми, чөнки ул чактагы вазгыятьтә милләтләрнең бәйсез булачагына бернинди өмет булмаган. © Азатлык радиосы
Hide player controls
Hide resume playing