«ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә! Проектның максаты - җырлар аша татар телен өйрәнү, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту. Программа җырлы форматта балаларны хайваннар, үсемлекләр, табигать күренешләре, техника, һөнәр дөньясы белән таныштыра. Әлеге проект балаларга безне чолгап алган күренешләр турында белемнәр формалаштырырга, Җир планетасы тормышының үзенчәлеген һәм серен күрергә, табигать дөньясына, тереклек ияләренә карата дустанә мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә. Тапшыру балалар өчен генә түгел, музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен дә файдалы. Яңгыраган музыкаль материал һәм шигырьләрне педагоглар дәресләрдә өстәмә материал буларак куллана ала.
Hide player controls
Hide resume playing