18 февральдә татарның танылган сатирик язучысы, кыю һәм туры сүзле фикергә ия Фәнзаман Батталга 80 яшь тулу Татарстан Язучылар берлегендә искә алу кичәсе оештырылып билгеләп үтелде. Фәнзаман Баттал 2015 нче елның җәендә 76 яшендә вафат булды. “Юлын белгән адашмас” дип аталган кичәдә аның иҗатташ дуслары, язучылар, шагыйрьләр чыгыш ясады. “Хәбәрчебездән” тапшыруының бүгенге чыгарылышында әлеге кичәдә яңгыраган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Фәнзаман Батталның замандашы, дусты, фикердәше Марат Әмирханның фикерләрен җиткерәбез.
Hide player controls
Hide resume playing