Кайчан гына сабый бала Туды якты дөньяга. Инде үткән 20 ел... Гомер кая ашыга?... “Апай!“ диеп, арттан калмый, Йөри идең йөгереп. Кайтмаска дип,елый-елый, Утырыр идең качып. Сабый чакта яраттың син “Камуфляж“ киемнәре. “Үскәч, солдат булам“ дидең, Марш атлап,горур йөрдең. Бүген менә зур егет син, Армиягә китәсең. Истә тотып хыялыңны, Яхшы хезмәт итәрсең! Барыр юлың иркен булсын, Тыныч булсын күк йөзе. Очраган кешеләр яхшы, Дус булсын һәр бересе! Озатырга киләлмадым, Үпкәләмәссең,энем... Насыйп булсын,Аллаһым, Күрешү кабат, көзен! (Октябрь, 2024) Автор: Рәзинә Тухфатуллина-Газиева©️
Hide player controls
Hide resume playing