Казанда “Фатирник“ дип аталган җанлы музыка кичәсе үтте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм“ хәрәкәте кысаларында Алафузов фабрикасында тамаша уздырды, оештыручылар билгесез башкаручыларны да сәхнәгә чыгарды. Бу чара “Мин татарча сөйләшәм“гә әзерлек тә иде.
Hide player controls
Hide resume playing