“Хәтәр хит” проектында бөтен татар халкы белгән һәм яратып җырлаган, хәтта буыннан-буынга күчәргә өлгергән җырларның язылу, килеп чыгу тарихы турында сөйлибез. Җырчылар үзләренең хитлары турында ҮЗЛӘРЕ сөйли. Сәхифәнең бүгенге кунагы – җырчы Әлфинә Әзһәмова һәм аның “Мин синең йолдызың” җыры тарихы. “Мин синең йолдызың” – композитор Оскар Усманов язган җыр. Ул аны билгеле булмаган бер җырчыга сатып бирмәчке булган. Әмма җырчының әллә акчасы булмаган, әллә, җырны ошатмыйча, баш тартканмы. Ике төрле итеп сөйләделәр инде аны. Бу җырны теге җырчы алмагач, продюсерлар миңа биреп карадылар”, – дип сөйләде Әлфинә Әзһәмова. “Мин башкарган җырлар – мәхәббәт җырлары. Аларны үзеңнән җиткерә белергә, халыкны ышандырырлык итеп җырларга кирәк. “Мин сине яратам” дип коры гына әйтәсе түгел. Һәр җыр бәләкәй спектакль сыман булырга тиеш”, – дип уртаклашты җырчы. Әлфинә Әзһәмова татар эстрадасын инде 22 ел балкытып яши. Шушы дәвердә аның сатылган җыр альбомнарының саны 1 000 000 (!) БЕР МИЛЛИОНнан артып киткән. Бу хакта да ул шушы чыгарылышта сөйли. ТАГЫН КАЙСЫ ХИТ ҖЫРЛАРНЫҢ ЯЗЫЛУ ТАРИХЫН БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛӘ? ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #әлфинәәзһәмова #элфинээзхэмова #альфинаазгамова #татарэстрадасы #хәтәрхит #хэтэрхит #минсинеңйолдызың #минсиненйолдызын
Hide player controls
Hide resume playing