Без быел Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп узабыз. Әзме бу, күпме, әмма илебезнең иминлеге, халкыбызның бәйсезлеге өчен көрәшкән ватандашларыбызның күбесе арабызда юк инде. Сугыш, тыл ветераннары көннән-көн әзәя бара. Кешелек тарихындагы иң аяусыз Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан, мәрхәмәтсез 1941-1945 елларны кичергән буын юкка чыга... Әле без бәхетле, безнең арабызда бүген 90 яшен билгеләп үтүче Сафин Гомәр Хуҗахан улына бүген, 2018нче елның 1нче апрелендә 90 яшь!!!. Сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән буын бит. Шуңа күрә сабыр, нык алар.
Hide player controls
Hide resume playing