Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика аграрийлары алдына быел кимендә 4 млн тонна ашлык җыеп алу бурычын куйды. Ул язгы кыр эшләренә актив әзерләнергә чакырды һәм бу ел авыл халкы өчен тагын да уңышлырак булыр, дигән ышаныч белдерде. Чыннан да, чәчү чоры инде якынлаша. Дөньядагы вәзгыять шартларында ул гади булмаска да мөмкин, ди белгечләр - минераль ашламалар, кайбер төр яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү белән проблемалар туарга мөмкин. Шулай да агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре өметне югалтмый. Теманы Рәдифә Ногманова дәвам итә.
Hide player controls
Hide resume playing