Илебезнең төп сәхнәсендә – Кремль концерт сараенда – үзебезнең татар җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова зур концерт куйды. Тагын кайсы милләтнең артистлары шулай башкарып чыга ала, йә? Ничәмә-ничә мең татар дәррәү җыелып килде! ГОРУРЛЫК бит бу. Әмма концертның эчтәлеге – башка мәсьәлә. “Привет из 2000-х” дип атар идем. Бүгенге көн тамашачасы шоу карарга күнеккән: артистның килеш-килбәте дә, биючесе дә, экрандагы видео, анимация дә – бөтен нәрсә иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Мин башка милләттән булган дусларыма Илсөя Бәдретдинованы һәрчак мисал итеп кирәм. Рус эстрадасы артистларыннан бер дә ким түгел. Бәлкем, берничә башка югарыдыр да әле. Мин инде бөтен татар эстрадасы шундый югары дәрәҗәдә, югары стандарт буенча эшлидер, дип уйлый идем. Кызганыч, ялгышканмын. Репортажда яңгыраган фикерләр бары тик шушы тамашага карый. Зәйнәб Фәрхетдинова миллионлаган тамашачының яраткан җырчысы булган, бар һәм булачак та! ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - [club226455381|@aitchetat] Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #зәйнәб #зайнаб #зэйнэб #зәйнәбфәрхетдинова #татарэстрадасы #москва #мәскәү #мэскэу
Hide player controls
Hide resume playing