25 декабрьдә Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Лицей укучылары тамашачыларны төрле номерлар – биюләре, рус һәм татар телләрендә җырлары, төрле уен коралларында уйнаулары белән сөендерделәр. Чарада шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Ул интернат-йортта яшәүчеләр алдында чыгыш ясады, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бырысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде. Лицей укучыларына, педагогларына ел саен төрле бәйрәмнәрдә өлкән дусларын сөендерүләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, укучылар интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә Яңа ел күчтәнәчләре, котлау открыткалары бүләк иттеләр. Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Альбина Гыйләҗева лицейның педагогларына, аерым укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Hide player controls
Hide resume playing