ВИДЕОНЫ КАРАГАНЧЫ БУ ТЕКСТНЫ УКЫГЫЗ! БУ ХАКТА СЕЗ НИ УЙЛЫЙСЫЗ??? Без тәмам туйдык! Бөтен тишектән яңгыраган 3 тиенгә тормаган җырлардан, ул җырларны җыр дип, олылап тамашачыга төрткән әртисләрдән туйдык. Бүгенге татар эстрадасы, шоу бизнесы ниндидер гайбәтләр, гивлар, кемнең ат казанган, кемнең казанмаганлыгын тикшерүләргә, фаш итүләргә тулып ята. Анда бөтен нәрсә бар, тик иҗат кына юк. 800 җырлаучы арасыннан тотып алып тыңларлыклары 20гә туламы икән, юкмы??? Алары да зур шау-шуларга бирелеп китергә генә тора, кеше куян куа дип. Ә чын талант ияләре бар! Әмма алар эстрадага да менми, ат та куып йөрми, аларга әллә ни игътибар да бирмиләр киң даирәләрдә. Татар эстрадасы тирәсеннән ерак китә алмаган журналистлар ул эстраданы тегеләй дә болай да өстерәп карый инде. Күлмәкләрен, акырып җырлауларын мактап, биюләрен, инстаграмдагы кыланмышларын сүгеп тә карыйлар, тик файдасы юк. Файдасы әртисткә генә бар дөресрәге. Тавыш чыгу гел файдага бит аларга хәзер... Хәбәрләрегезне көтеп калабыз!
Hide player controls
Hide resume playing