Myvideo

Guest

Login

Туган теллр ни чен югала

Uploaded By: Myvideo
399 views
0
0 votes
0

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләнә. Русиядә Тел вазгыяте зур тизлек белән үзгәрә. Хакимияткә Путин килгәннән бирле “туган телемне белмим“ диючеләр саны арта. Урысларда, андый хәл юк, ә менә башка халыкларда — шул исәптән татар, башкорт, чуаш, эрзя, мукшы, удмурт, мари, комиларда — андый проблем бар. Русия хакимиятләре мәгълүматына күрә, бу телләрне белүчеләр саны ике җанисәп арасында 20%тан алып 45%ка кадәр кимегән. Активистлар, бу — коточкыч, ди һәм чаң суга. 11 елда татарча белүчеләр саны 1 миллион кешегә кимегән! Татар телендә сөйләшүдән татарлар гына түгел, башка этник төркемнәр дә туктый, чөнки бу тел хәзер мәҗбүри укытылмый. Белгечләр фикеренчә, бу — Мәскәүнең урыс булмаган телләрне кысрыклау сәясәте нәтиҗәсе. Идел буе халыклары телләренең хәле турында кыска видео әзерләдек. Әлеге видеода журналист Рамазан Алпаут сөйли, ул — татарларга кардәш булган төрки телле кумык халкы вәкиле. Шунысы кызык: ул бу юлы татарча сөйли.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later