Myvideo

Guest

Login

Мслим дби мйданын #дбимарафончылар грлтте!

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Мөслим “Әдәби мәйдан”ын #әдәбимарафончылар гөрләтте! Мөслимгә баручы #әдәбимарафончылар: Эльмира Хасанова, Сиринә Ж,иһаншина, Лилия Купаева, Рәмзия Мурзина, Гөлшат Вәлиева, Розалия Лукманова, Клара Хәсәнж,анова, Гөлнур Миннегалимова, Ләлә Ситдикова, Айсылу Галиева, Ландыш Сөләйманова, Минзәлә Сафина, оныклары Азалия белән Камил, Ильмира Мәүлетбаева, Айсылу Зарипова, Гөлфирә Мартынычева, Лилия Мирвәлиева, Айгөл Хәбибуллина, Минсәгыйть Вәлиуллин, Шәһит абый Таипов, Гөлия Замалеева. Газель шоферы Рамил Шәймарданов. 6 нчы август көнне Әлмәт районы #әдәбимарафончылары Мөслимнең үзенә “Әдәби мәйдан” га китап бәйрәменә бардылар. Чарада өлкән марафончылар да, оныклары белән катнашучы марафончыбыз да, тәрбиячеләр, укытучылар да барды. Розалия Нурисламовна барыбыз исеменнән дә ж,ырлап котлады! Өч район: Мөслим, Әлмәт, Сарман марафончылары язучылар белән аралаштылар. Фоат абый Садриев, Факил Сафин, Мөж,әһит абый Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Хабибуллина Роза апаның акыллы фикерләрен ишеттеләр! Проектка нигез салучы төп әйдаманыбыз Раил Мәүлет улы Гатауллин да сәламләде, бүләкләрен тапшырды. Барыбыз да рәхмәтләребезне әйттек! Өлкән “Атказанган нефтьчебез” Шәһит Лотфулла улы Таипов фотоларга, видеога төшереп күркәм чараны тарихка кертте! Төбәк тарихчыбыз Минсәгыйть Зәйнулла улы Вәлиуллин үз машинасында безне алып барды, бәйрәмдә катнашып, алып та кайтты. Бәйрәм бик күркәм үтте! Катнашучылар канәгать калды. Мөслим Әдәби әйдаманы Роза Иван кызы Маракинага, бәйрәмне оештыруда катнашучыларга, хакимияткә рәхмәт! Әлмәт #әдәбимарафончыларына бәйрәмгә барып, катнашып кайтырга транспорт бирүче җитәкчеләребезгә дә рәхмәт яусын! Әлмәт районы Әдәби Әйдаманы Гөлия Замалеева.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later