Аш белән төшү🥧 ⠀ Безнең якта шундый күренеш бар иде. Бигрәк тә туй мәжлесләренә – бәби туена да, никах туена да. Кода-кодачалар, туган-тумачалар – татар ашлары пешереп бара иделәр кунакка. Оста итеп пешерелгән чәк-чәк һәм бавырсак, кетер-кетер килеп тора торган кош теле, төрледән-төрле пироглар һәм ипиләр. Хәзер дә бу матур күренеш сакланып бара. Подноска төзибез дә, матур полиэтилен кәгазьгә төреп барабыз. Ә элегрәк вакытта матур ашъяулыкларга төреп барганнар🥧 ⠀ Әни-әбиләребезнең һәр төснең җылысын тоя белүче куллары суккан ашъяулыклар! Алар төрле билгеләнештә булган: токмач киптерергә, яңа пешкән ипиләрне куярга, ул ипиләрнең өстенә капларга, пирогларга – һәрбрсенә аерым ашүяулык тотылган. ⠀ 😉Нигә әле безгә дә кунакка тәмле-тәмле күчтәнәчләрне матур тукымага куеп бармаска? Тукыган ашүяулыкларны истә тотып, без җитен һәм шадра тукымаларга нәфис чигү ясадык. Безнең фикербезчә – бик тә әйбәт килеп чыкты бугай☺️ Килешәсезме? ____ У нас всего была такая традиция – на торжества, будь то рождение ребенка или никах
Hide player controls
Hide resume playing