Myvideo

Guest

Login

Татар телене тарихы

Uploaded By: Myvideo
5 views
0
0 votes
0

Һәр халыкның, һәр телнең үз шәҗәрәсе була. Татар телен генеологик яктан алып карасак, ул безнең Урал-алтай телләре гаиләсенә һәм шул Урал-алтай телләре эчендә Алтай тармагына һәм төрки телләр төркеменә керә. Төрки телләр үзләре тагын берничә төркемчәгә бүленәләр. Мәсәлән, кыпчак, угыз, болгар телләре. Шулар арасыннан татар теле кыпчак телләре төркеменә керә. Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннан соң ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара. Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысы XIII гасырга карый. Идел буе Болгары шагыйре  Кол Гали тарафыннан язылган «Кыйссаи Йосыф» әсәре борынгы татар әдәби телендә язылган дип санала. Монгол империясе һәм Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла.  Казан ханлыгы чорында искетатар теле формалаша, бу телгә гарәп һәм фарсы телләреннән алынмалар хас була. Татар теле өч диалект берәмлегенә бүленә: 1) урта; 2) көнбатыш (мишәр); 3) көнчыгыш (себер) Әдәби телнең нигезе итеп урта диалект алынган. Татар теле тарихы бай булу сәбәпле, үзенең тормыш юлында язуын берничә тапкыр алмаштырган. Рун язуы.VII гасырда барлыкка килә. Уйгыр язуы. Алтын Урда чоры вакытында хан сарайларында рәсми документлар, хатлар язганнар. Гарәп язуы. Татарларга бу язу 922 нче елла Ислам динен кабул итү белән берлектә килә. Бер мең елдан артык кулланыла. XIX гасыр азагында Яңа имлә, урта имлә килеп керә һәм гарәп язуы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Латин язуы. 1927нче елда татарлар латин әлифбасын куллана башлыйлар, ул “Яңалиф“ дип атала. Шулай ук бу чорда әлифбага ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә. Кириллица. Татарлар 1939-1940 нчы елларда бу әлифбага күчә. Шуннан соң татар халкының язуына үзгәрешләр кергәне юк. Җирнең теләсә кайсы почмагына барып чыгып, андагы халыклар белән аралашу өчен, галимнәр 14 тел белү җитә дигән фикергә килгәннәр. Шул 14 тел арасында татар теле дә бар. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татар теле төзелеше, формалашуы һәм логиклыгы буенча дөньяда дүртенче урында тора. Төрки телләр гаиләсеннән татар теленең сайлануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later