#татартудей 11 апрель автор-башкаручы, танылган җырчы, дустым Илназ Гариповны @ilnaz_garipov аздан гына өйләндерми калдык. Аны 5нче концерт сезоны белән котларга менгән җанатар кыз, “Син дә Арчадан, мин дә Арчадан..“,диюгә зал кырыенда Илназның дуслары, “Син дә өйләнмәгән..“, дип кычкырып көлешә башламасынмы, кыз да “Мин дә кияүдә түгел“, диде сүзен дәвам итеп. Ул җанатар туташ Илназның һәр концертында булып, фотога төшеп, шул сүрәтләрдән бүләк ясатып алып килгән иде. Айваз @aivazsadyrov белән Ринат @renat_gali_askar “Әче! Әче!“ дип янә табага май өстәмәкче булды, тик җырчы дустыбыз камыт кияргә ашыкмады, нык торды!) Илназны 10 елдан артык беләм, сынауларга бирешмичә, бер иҗат чорыннан икенчесенә, иҗатын яңартып күчә бара, 12 ел элек язылган җырларын тыңласак, бүгенгеләреннән аерыла. Нидер өстәргә, иҗади яңалык бирергә тырыша, бу юнәлештә дуслары, Айваз, Ринат, Рөстәмнәр дә булыша, #илназгарипов шоу студиясе аша яшьләргә җырлау сәләтләрен ачарга булыша, аларга сәхнәгә менәргә мөмкинлек бирә. Ни генә эшләсә дә
Hide player controls
Hide resume playing