Myvideo

Guest

Login

Мин яшмим кеше гомерлрен

Uploaded By: Myvideo
266 views
0
0 votes
0

Мин яшәмим кеше гомерләрен, Минем тормыш-минем язмышым. Мин курыкмыйм, гайбәт сөйләүчеләр Санаса да һәрбер ялгышым. Ялгышсам да,болар-минем ялгыш, Кеше хөкеменә тапшырмыйм. Икейөзле булып,чын булмышым Матур битлекләргә качырмыйм. Ап-ак биткә язам үз язмышым, Сызам,бозам,кабат төзәтәм. Кешеләргә ярыйм диеп түгел, Үзем теләгәнчә үзгәртәм. Горурланып йөрмим,бер гөнаһсыз Фәрештәгә тиңләп үземне. Саксыз кылган хата-ялгышларым Бу дөньяга ачты күземне. Атлап барам гомер юлы буйлап, Кирәксенмим юлдаш,дусларны. Бер Ходайдан сорыйм-хәерледән Кылсын диеп барыр юлларны. ©Алсу Гаязетдинова Шигырьне @alfiyazabbarova укыды #шигырьЧистай #тугантел #Әдәбимарафон

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later