Myvideo

Guest

Login

Данис Хисматуллин / Шигырь / Красивые стихи о жизни

Uploaded By: Myvideo
2 views
0
0 votes
0

Заман тизләндеме, үзебез ашыгабызмы? Данис Хисмәтуллин да шушы сорауга җавап эзли. Бу заман шулкадәр тизләнде, Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе. Әйдәле, шушында тукталыйк, Тукталыйк һәм бераз көч алыйк. Каядыр ашыгу, ашкыну, Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк, Күрәсең, без инде күптәннән, Ихластан шатланып көлгән юк. Югыйсә, дөньясы бер көлке, Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән. Күрешәбез кебек тә үзебез, Сөйләшкән генә юк күптәннән. Югыйсә, сөйләшер әйберләр Бихисап бу салкын шәһәрдә. Тик нигә? Нигә соң әле дә: «Иртәгә, әйдәле, иртәгә...» Әйдәле, барысын ташлыйк та Сикерик туктамас арбадан. Нилеккә бу синең шөһрәтең? Нилеккә сиңа бу ялган дан? Нигә бу якалы күлмәкләр, Нигә бу ялтыравык савытлар? Шул арба көпчәге астында Тузанга күмелеп җан бирә Кабатлап булмаслык вакытлар. Утырып сөйләшик әле бер, Утырып сөйләшик... Булат Ибраһим Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! 2FAN: Без социа

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later