Myvideo

Guest

Login

Эшкуарны уыш сере нинди

Uploaded By: Myvideo
150 views
0
0 votes
0

OZONда сатучы эшкуар буларак, бер зур серне чишәм. Сатып алучыга товарны җибәргәндә нәрсәгә игътибар итәсе? Башыннан башлыйк. Сатып алучының кулына килеп эләккәнче, товар бик зур юл үтә. Әйтик, без, эшкуарлар, үзебез эш итәргә җыенган товарны башта сайлап алабыз. Аны Мәскәүдәге зур бер оптовый үзәктән дә, Кытайдан да кайтарырга мөмкин. Кытайдан заказ ясаган очракта, товарның Мәскәүгә килеп җиткәнен көтәсе. Бер ай чамасы килә торгандыр, кайвакыт тизрәк тә була. Аннан соң ул товарга, аны һәр яклап фотога төшереп, OZONга сатуга чыгарыр өчен карточка ясыйсы. Кайбер этапларны төшереп калдырып, инде дә товарны төрү турында сөйләшик. OZONның складына яки турындан-туры сатып алучыга җибәргәнче, товарны яхшылап төрергә кирәк. Әле бит төрер өчен ярашлы коробка яки башка төрле төрү материалы табасы. Әйтик, без берара Кытайдан тәнгә-биткә массаж ясый торган мезороллер кайтара идек. Берсендә мезороллерның үзен җибәрделәр, ә менә коробкаларын салырга онытканнар. Уйламаган җирдән башыбызга мәшәкать килеп төште. Ярашлы коробканы эзли-эзли “Садовод” дигән алагаем зур сәүдә үзәгендә, астын өскә китереп, ярты көн чабулап йөргәнбездер. Ахыр чиктә, ни чарадан бичара дигәндәй, бер нәрсә таптык инде. Әйтик, машина өчен татар ябыштыргычларны полиэтилен конвертка салып кына җибәреп булмый. Иясенә бәреп җиткәнче, ябыштыргычлар бөкләнеп һәм бөгәрләнеп бетә. Моны булдырмас конверт эченә калын картон кисәге саласы. Икенче мисал. “58 татарча хат-теләк” салынган банка шулай ук үзенә сакчыл караш таләп итә. Пыяладан ясалган бит ул. Аны коробкага салганнан соң, эчен пупырчатый пленка белән тыгызлыйбыз. Тышын берничә кат скотч белән әйләндереп алабыз. Әле тагын коробка тышына “Острожно, стекло” дигән ябыштыргыч та чәпибез. Бәлки, транспортировка вакытында берәрсе булса да, шул ябыштыргычка игътибар күрсәтеп, товарны назлап кына күчерер. Товарны төрүгә киткән вак-төяк тә бәягә тәэсир итми калмый. Эшкуарлар дөньясының бер почмагына кечкенә генә сәяхәт булды бу. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #ozon

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later