“Киләчәкне яшим сагынып“ Кагылып, сугылып йө...“Киләчәкне яшим сагынып“ Кагылып, сугылып йөргән елларымны, Искә алганым юк ялгыш та Ни булса да, әле яшибез бит Рәхмәтлемен шуңа язмышка. Ә киләчәк серле, ымсындыра Өмет гөле үсә сарылып, Шуңа да мин һәрчак, үткәннәрне түгел, Киләчәкне яшим сагынып. Сирәк-мирәк кенә матур мизгелләрем Узып китә кайчак күңелдән Үткәннәргә бәхет юрамыйлар Үткән, беткән, инде күрелгән. Ә киләчәк серле, ымсындыра Өмет гөле үсә сарылып, Шуңа да мин һәрчак, үткәннәрне түгел, Киләчәкне яшим сагынып.
Hide player controls
Hide resume playing