Myvideo

Guest

Login

Херле кн, Татарстан! () йг илтче юл тапшыруы

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

Һәр гаилә серле йомгак кебек. Әмма ул йомгак тәгәрәп китеп югалмасын, юкка-барга сүтелмәсен өчен гаиләдә һәркем бер-берсе өчен терәк, үрнәк булырга тиеш. Бүген сезне, хөрмәтле тамашачылар нәкъ шундый тату, тамырлары белән җиргә береккән, әби-бабайдан килгән киңләшләрне тотып гомер итүче Абдуллиннар гаиләсе белән таныштырабыз. Гөлия белән Яхья Абдуллиннар балалар йортыннан ике бала алып кайтып тәрбияләп үстергән. Әти- әни дигән иң кадерле сүзләрне әйтү бәхетенә ирешкән балалар кемнәр? Әйдәгез, бергәләп игелекле гаиләләр белән таныштыручы “Өйгә илтүче юл” тапшыруын карыйк. “Өйгә илтүче юл” тапшыруы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Юмартлык белән батырлык икесе бер чишмәдән ага диләр. Гаилә чишмәләрегез “Өйгә илтүче юл” тапшыруы геройларыныкы кебек кебек саф һәм шифалы булсын дигән теләктә, бүгенгә мин Эльза Әхмәтҗанова һәм иҗат төркемебез саубулашабыз. Исән-имин булыгыз.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later