Бу тынгысыз заманда җан тынычлыгын кайдан табарга? Хатын-кызның гаиләдән ваз кичүе нәрсәсе белән куркыныч? Ир-атлар кайчан һәм ни сәбәпле тормыш дилбегәсен үз кулларыннан ычкындырды? Ахырзаманның нинди билгеләре күренде дияргә мөмкин? ҖАВАП БАР! Бу һәм башка сорауларга җавапны Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән бергә эзләдек. Алып баручы - Илнар Хөснуллин. Тапшыру Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлегендә әзерләнде.
Hide player controls
Hide resume playing