Myvideo

Guest

Login

Мфти Гайнетдин милли м дини мирасны саклау турында сйлде 2024

Uploaded By: Myvideo
772 views
0
0 votes
0

#думрф #муфтийгайнутдин #мирас Подписывайтесь на нас в социальных сетях: Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан мөфти шәех Равил Гайнетдинең “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән сөйләшүеннән өзек Әле 1986-87 елларда ук безнең олы шәхесләребезнең берсе, элек мөфтиебез булган Риза хәзрәт Фәхретдиннең әсәрен кире кайтарырга. Җәвамигуль кәлим әсәрен гарәп хәрефеннән кирилл хәрефенә әйләндереп, аны халкыбызга бүләк итәргә, дәреслек итәргә тырышып, эшли башлаган идек һәм ул дөнья күрде. Шулкадәр мәшһүр булды бу әсәр. Аннан тыш онытылган шәхесләребездән әйтеп узарга кирәк, ул – Муса хәзрәт Җарулла Биги. Бик тирән фәлсәфи әсәрләр иҗат иткән, гыйлми, дини, илаһи әсәрләрне халкыбызга кайтаруда үз өлешебезне керттек. Мәсәлән, Муса Бигиев ул элегрәк безгә “Озын көннәрдә руза” дигән әсәре белән мәшһүр булса, аның “Иләһи рәхмәте” әсәрен дөньяга кайтару кирәк булды. Ул шулкадәр фәлсәфи әсәр, Аллаһының рәхмәте шулкадәр киң, хәтта инсаннарга гына түгел, ә бәлки хайваннарга кадәр, кош-корт, җанварларга кадәр Аллаһының рәхмәте төшә һәм Аллаһының яңгыры да, күге дә, җире дә, аның җир астында да Аллаһының рәхмәте дигән. Шуның өчен бу бары тик мөселманнарга гына Аллаһының рәхмәте түгел һәм гуфраны – гафу итү мәгъфирәте түгел, ул иманлы кешеләр – христиан, башка диндә, яһүди динендә булсын, аларга да Аллаһының рәхмәте киң, Аллаһының рәхмәте тиячәк диеп шуны бүгенге көндә алсак, диннәр ара хезмәттәшлек булсын, татулык булсын дигәнгә нигез салган кеше итеп аны без саныйбыз. Шуңа күрә без аны онытмыйк, бу бөек шәхебезне, аның мирасын халкыбызга кайтарыйк дип, 2025 елда Муса Ярулла Бигинең 150 еллыгын билгеләргә җыенабыз. Ә быелгы елыбызда без Риза хәзрәт Фәхретдиннең инде юбилеен үткәрәбез. Ул юбилей чаралары дәвам ителә. Тагын да шуны әйтәсем килә. Без Мәрҗани хәзрәтләренең әсәрләрен, аннары соң аның укучысы, аның хезмәттәше булган Хөсәин Фәизхан милләтебезгә кайтардык, аның исемен кайтардык, аны таныттык һәм узган елны без бик матур итеп, менә ел буена инде Фәизхановның укуларын үткәреп, аннан инде әсәрен чыгардык. Иң кыйммәтле әсәрләрдән берсе, аның гаҗәеп рәвештә патша архивларыннан табылган Кырым татар ханлыгы, указлары тәрҗемә ителеп, без махсус җыентык чыгардык. Бу беренче тапкыр. Бу гаҗәеп китап, гаҗәеп материал, тарихи материал. Моның белән без горурлана алабыз. Чөнки моны беркем эшләмәгән. Моны мулла Хөсәин Фәизханов эшләгән. Мулла Хөсәин хәзрәт моны башкарган. Бәлки безнең тарихчы галимнәребез советлар дәверендә аларны эшләргә, аларның исемнәрен кайтарырга базмаган, бәлки рөхсәт булмаган. Ә бүгенге көндә безнең ачыклык сәясәтендә без бу эшл башкара алабыз. Шуңа күрә безнең тарихчыларыбызга, милләтпәрварларыбызга ярдәмче буларак дини яктан үзебезнең өлешебезне кертәбез. #думрф_30 #мөфти #мөфти_гайнетдин #дин #ислам_дине #ислам_юлында #татарлар#риза_хәзрәт #ризаэддин_фәхретдин #муса_биги #марджани #шиһабхәзрәт #мәрҗани #фәизхан #хөсәен_фәезхан #муллахусейн #безнең_мирас #ләбиб_лерон #мөфтигә_65 #юбилей_муфтия #служение_исламу #мәскәүмәчете #московскаясоборнаямечеть #мәчет #мөфтият

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later