Myvideo

Guest

Login

имешле м... кишерле торт

Uploaded By: Myvideo
184 views
0
0 votes
0

«Журналның үзебез чыккан бу саны бәйрәмебезгә зур бүләк булачак, быел никахыбызга 10 ел!» – дип сөенеп каршы алды безне Ләйсән һәм Вадим ВАРАКСИНнар. Мәликә белән Данис өчен дә бәйрәм, шулай булмыйча, хәзер бергәләшеп тәмле торт пешерәчәкбез. «Бөтен эшне дә балаларым белән эшләргә яратам. Бергә төрле ризыклар әзерлибез, төрлечә экспериментлар ясыйбыз. Аларга бу бик кызык», – ди үзе дә социаль челтәрләрдә гаилә, балалар, рецептлар турында блог алып барган Ләйсән. Литвада туган Ләйсәннең балачагы илебезнең төрле шәһәр­ләрендә узган. Әтием Рәфыйк хәрби кеше, ди ул. Әнисе Әлфия ханым белән Ләйсәннең үз гаилә бизнесы. Вадим исә – төзүче, прораб булып эшли. 8 яшьлек Мәликә бию һәм музыка белән шөгыльләнә, кытай телен өйрәнә. «Мәктәптән кайткач, өстен салганчы ук пианиносы артына утырып уйнап алмаса, күңеле булмый», – ди әниләре. 5 яшьлек Данис исә спортны ярата, самбо серләренә өйрәнә. «Балаларыбызны үз традицияләребездә үстерергә телибез. Икесен дә татар балалар бакчасына йөрттек. Туган телебезне белеп үссеннәр дип тырышабыз», – ди Вараксиннар. Ялларын бакчада уздырырга ярата алар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Бүген алар тәкъдим иткән торт рецепты да сентябрь ае өчен аеруча туры килеп тора. Әле кишердән торт пешереп караганыгыз булмагандыр! Рецепт:

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later