Узган атна Татарстанның Каймар авылында православ хәрәкәте активисты Егор Ланин гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесенә ризасызлык белдереп келәү оештырды. Русия, Европа шурасы әгъзаларыннан, гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил булып тора. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. Октябрьдә канун өлгесенең яңа версиясе турында билгеле булды. Дума депутатлары аңа “эзәрлекләү“ төшенчәсе өстәгән. Өлгене думага 2019 ел ахырына кадәр кертергә җыеналар. Тулырак:
Hide player controls
Hide resume playing