Myvideo

Guest

Login

Алманы киптердн д иелрк нрс юк.

Uploaded By: Myvideo
2 views
0
0 votes
0

Алманы киптерүдән дә җиңелрәк нәрсә юк. Шулай бит? ⠀ Әмма монда да бик катлаулы булмаган нечкәлекләрне белергә кирәк. ⠀ Белгәнегезчә, мин зур алмагач бакчасы булган йортта үстем. Әти төрле сортларда алмагачлар утыркан булган - иртә өлгерә торганнарын да, соңрак та. ⠀ Алма өлгергәч, алма бакчасына баш әйләндергеч хуш ис тарала. Эссе көнне бакчага күләгә җиләслеген эзләп чыгасың... һәм үпкәләр татлы алма исе белән тула. Ә кояш байганда бу нәфис ис куерып китә, бакчага гына сыймыйча, койма аша чыгып тарала... ⠀ Алмаларны башта әни генә киптерде, ә аннары бу эш тулысынча безгә, үсеп җиткән балаларга, күчте. ⠀ Җылы вакытта мич ипи пешерү өчен генә, атнага бер тапкыр гына, ягыла иде. Ипине мичкә тыккач, алманы юка кисәкләргә турый башлыйсың. Ә инде ипине мичтән чыгаргач кына, анда алма тезгән табалар керә. Шулай итеп алар янмый, ә әкренләп кенә кибә. Кыш буе компотлар пешереп, организмны витаминнар белән баетырлык кипкән алма шулай гади генә әзерләнә. ⠀ Ә сез хәзер алма киптерәсезме? Кайда һәм ничек? Ә мичтә, безне

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later