Әле күптән түгел генә Ульяновск өлкәсенең Атнагыл авылы тарихы турында басылып чыккан китап хакында сөйләгән идек. Ә узган атнада төбәкнең татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы районындагы Иске Зеленай авылы да “паспортлы” булды-шушы авылда туган Рәсимә Шакированың “Иске Зеленай. Борынгыдан -бүгенге көнгә кадәр”дигән китабы дөнья күрде. Шул уңайдан Зеленайда авыл бәйрәме узды. Анда катнашкан бик күп кунаклар арасында безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да бар иде.
Hide player controls
Hide resume playing