Программаны уйлап табып, тормышка ашыручы – Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе. Йорттан-йортка кереп, Салих хәзрәт түбәнкамалыларның хәлләрен белешә. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы ишек шакыган гаиләләрнең язмышы гади түгел, гыйбрәтле. Мисал өчен, Галимә апаның ике аягы да юк. Тик ак әби зарланырга яратмый. Хыялы да байлык-мөлкәт түгел. Волонтерлар тапшыру геройларына кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачаклар. Хәйрия эшенә теләге булган һәркем кушыла ала.
Hide player controls
Hide resume playing