Кешегә хас яшәгәндә Шатланулар,моңаюлар. Күңел-серләрнең сандыгы, Төрлечә шул безнең уйлар. Кемлекләрен күрсәтәләр Уйга карап бәндәләр дә. Күңелдәге уй төрлегә Төрлечә шул гамәлләр дә. Бар арада-пыскыган да, Балкып-янып яшәгән дә. Кылган гамәлләргә карап Төрлечә шул яшәүләр дә. Кабатлана торган түгел- Җирдә гомер итүләр дә. Төрлечә шул вакыт җиткәч Бу дөньядан китүләр дә. Ни кыласын,ни буласын Бетермибез без белеп тә. Дөнья бит ул серлелектә, Тормыш яме-төрлелектә.
Hide player controls
Hide resume playing