10 ноябрь - илдә хокук тәртибен саклаучы полиция һәм башка структуралар хезмәткәрләрен хөрмәтләү көне. Аларның хезмәте - катлаулы, авыр, җаваплы. Бәйрәмнәр, районкүләм чаралар булдымы, полиция хезмәткәрләре тәртип сагында, район халкы иминлеген, тынычлыгын тәэмин итәләр. Әлеге дата һөнәри бәйрәм генә түгел, ә җәмгыять өчен катлаулы эшләре өчен полиция һәм башка хезмәткәрләргә рәхмәт белдерү өчен сәбәп тә. Хәбәрчебез Руслан Әмиров бәйрәм алдыннан Барда эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе, юстиция лейтенанты, яшь белгеч Эльвина Илгиз кызы Балтаева белән әңгәмә корды.
Hide player controls
Hide resume playing