Myvideo

Guest

Login

СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ БЕЗ. Фим Хабибуллин.

Uploaded By: Myvideo
751 view
0
0 votes
0

Сугыш чоры балалары без, Бик-тиз үтте безнең балачак Тәгъдирләргә әллә язылганмы? Кем уйлаган шулай узачак. Җигелеп тарттык ,тормыш арбасын, Алдан белмәсәк тә тартасын. Башыңа төшкәч, инде барасың? Яшәү белән үлем арасын Ундүрт-унбиш яшьлек япь-яшь кызлар, Җиң сызганып эшкә тотындык Авыр иде безгә,әллә шуңа Әтиләрне һәр чак юксындык Өлкәннәргә куш(ы)лып ,иген чәчтек. Агач төрән белән сукалап. Кәкре урак белән,урак урдык. Җыеп алып ,игеннәрне суктык. Чабагач белән кыйнап,суккалап. Урман кистек,озын пычкы белән. Балта белән чаптык ,ботагын. Туракладык ,агачларны кисеп. Көчләребез җитте икән ничек? Искә төшә күбрәк, шул чагым. Яшь вакытлар минем,җүләр чагым, Үсмер чагым үтте урманда. Фронтка ,- дип күпме агач кистек. Ир-атларның эшен эшләп үстек. Сугыш вакытлары булганга. Учак ягып аш пешерә идек, Казан асып,яккан учакка. Төрле үлән салып,катык катып. “Кысыр ашның” тәмле исен саг(ы)нып, Уйларымда кайтам ,шул чакка. Көлгә күмеп пеш(е)ргән,вак бәрәңге, Күз алдымда тора һаман да. Кулъяулыкка төргән каткан ипи. Яшүсмергә , бер ашарга җитми. Булды инде шундый заман да. Яраланып кайткан,яшь солдатлар, Бер аяксыз , я ул бер кулсыз. Яшь кызларның башын әйләндерә, Матур сүзләр әйтеп ,сөйләндерә. Кызлар бит яшь ,алар риясыз. Ышаналар һәрбер әйткән сүзгә. Йөрәкләрдә утлар кабына. Сөю бит ул, сугыш- диеп тормый. Су сибеп тә , сүндереп булмый Кайчагында , ул да “абына”. Уртак бала туа,сөю җим(е)ше. Сөешмичә ,бала туа алмый. Җәен , кышын бергә,урманнарда Агач кисүче уңганнарга. Ул җимеш соң,артык була алмый. Икәү бергә эшләү,җиңелерәк, Урман кисүе дә күңелле. Бер аягы яки кулы булмау, Куркытмады.Бер-береңне аңлау, Күтәргәндер безнең күңелне. Авырлыклар кичеп ,бирешмичә, Өлеш керттек без дә, җиңүгә. Олыгаеп алдан дүрт-биш яшькә, Жәлләмичә көчне һәрбер эштә, Көтеп алдык җиңү көнен дә. Сугыш бетте ,эшләр кимемәде. Тыныч тормыш илдә –корыштык. Яу кырында мәңге ятып калган, Туган җирләренә , кайта алмаган Ир егетләр өчен тырыштык. Үтте гомер,инде олыгайдык. Булмасын ла иде –сугышлар ! Килмәсен лә кабат, җиргә афәт ! Тимәсен лә илгә ,тагын зәхмәт ! Матур булсын һәрчак , тормышлар ! .2015. Яр Чаллы. Ф. Хабибуллин

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later