Myvideo

Guest

Login

Онытмагыз безне

Uploaded By: Myvideo
1,162 views
0
0 votes
0

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Туган авылым! Туган ягын, авылын яратмаган кешеләр юктыр ул. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Шагыйребез Р. Фәйзуллин да “Кайту“ шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза: Рәхәтләнеп аунадым бер туган як кырларында! Рәхәтләнеп таптап йөрдем балачак сукмакларын, искә төшереп, гомеремнең татлы төштәй чакларын. Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә! Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә“

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later