Илексазым. Шигырьләрем бәлки әле Әсир итәр берәрсен. Җанга моң булып сарылып Ачар күңел келәсен. Син минем туган якларым, Син минем яшьлек язым. Синдә җырланачак җырлар Авылым Илексазым. Монда тудым, монда үстем Тойдым әнием назын. Ак яулыклы әбиләрең Намазда Илексазым. Яуда ятып калганнарның Кемнәр белгән соң санын? Алар тарих төпкеленнән Дәшәләр Илексазым. Син минем яшлек язларым, Син минем киек казым. Син минем тәүге назларым Күңлем чиртүче сазым Авылым Илексазым.
Hide player controls
Hide resume playing