Моңаймагыз шомыртларым Зөфәр Хәйретдинов көе; Сания Әхмәтҗәнова сүзләре I) Үткәннәрдән миңа синең төсең булып, Истәлеккә калды бары моң гына. Без утырткан шомырт, шомырт агачлары Тибрәләләр җирдә хәзер тын гына. Кушымта Моңаймагыз әле, минем шомыртларым, Чайкалмагыз сыкрап салкын җилләрдә. Күтәрә алмас ачы, ачы хәсрәтләрем. Сездән башка сөйлим, сөйлим кемнәргә? II) Һәрчак язлар җиткәч, бер-берсенә сыенып, Шау чәчәккә күмелер ап-ак шомыртлар. Син янымда чакны миңа хәтерләтә Үзәк өзгеч моңсу шушы вакытлар. Кушымта III) Күзләремдә инде күптән яшьләр кипте, Тик җан гына ћаман сыкрап гел елый. Минем яшем булып, җиргә, шыбырдашып, Көзләр җиткәч, кипкән шомырт коела. Кушымта
Hide player controls
Hide resume playing