Галимовлар – 2024 елда, ягъни Гаилә елында оешкан яшь гаилә. Зөлфәт – Саба егете, Чулпан – Кайбыч кызы. Аларның танышу һәм кавышу тарихы Санта-Барбарадан ким түгел. Бер-берсен шактыйдан белсәләр дә, мәхәббәт очкыны бик соң гына кабынып китә аларның. Әмма тормышның “сезгә кавышырга кирәк” дигән беренчел билгесен Зөлфәт тә, Чулпан да игътибарга алмый. Икесенең дә телефоннарына бер үк төрдәге пароль куелган була. Моны Зөлфәт очраклы рәвештә, кулына Чулпанның телефоны килеп кергәч кенә белеп ала. Чулпан хәтта Зөлфәтнең сөйгән ярларына зур-зур йомшак аюларга кадәр сайлаша. Көннәрдән бер көнне дус кына булып йөргән Чулпан Зөлфәт алдына сорау куя: “Кем без: дусмы, туганмы, әллә пармы?” Зөлфәтнең моңа ничек җавап биргәнен һәм Галимовларның мәхәббәт тарихын, ни өчен Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева пластинкаларын тыңлау алар өчен хәтта ритуалга әйләнгәнен ӘЙТЧЕнең махсус әңгәмәсеннән карап белә аласыз. ӘЙТЧЕ проектына кушылыгыз – ! сыйфатлы татарча интернет-контент булдырабыз ! Без кайларда бар: VK - Әстәгъграмда - @aitchetat Ютубта - @aitche-tat Рутубта – #әйтче #эйтче #татябыш #татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #чаллы #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #бәтәчтәгәрмәч #бэтэчтэгэрмэч #машина #авто #галимовлар #гаилә #семья #илһамшакиров #ильгамшакиров
Hide player controls
Hide resume playing