Саба урманчылары бәйрәм үткәрүдә үз традицияләренә тугъры кала. Алар аны һәр ел саен үз хезмәтләренә бәйле төрле дисциплиналарда көч сынашып билгеләп үтә һәм үз һөнәрләренең осталарын ачыклый. Бу көнне дә урман хуҗалыгына керүче 6 урманчылык, селекция-орлыкчылык үзәге, умартачылар, аучылыкта эшләүчеләр, янгын-химик станциясе һәм агач эшкәртү комплексы командалары агач материалдан поддон эшләү, кисү, машина йөртү, янгын сүндерү,медицина хезмәте күрсәтү, гидроманипулятор белән агачтан фигуралар тезү һәм башка ярышларда катнашты.
Hide player controls
Hide resume playing