Казанда “Әллүки“ спектакле премьерасы узды. Режиссер Туфан Имаметдинов мәктәпләрдә татар телен кысрыклау башлангач, Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән. Тамашада “Милли моңнар“ - челкан, “Кыйтга“ - шор, “И, каләм“ - тува теленең юкка чыккан тоджин диалектында, “Сәрләүхәсез“ - долган телендә яңгырады. Композитор Эльмир Низамов аларга музыка язган.
Hide player controls
Hide resume playing