Кайвакытта бер сүз генә кирәк, Күңелләргә җиңел булырга. Бер сүз генә җитмәгәндәй була, Шатлыкларың таудай булырга. Ни кызганыч...бер сүз җитә ала, Кәефләрне кинәт кырырга... Бер сүзнең яралары мөмкин, Төзәлмәслек гомер,булырга... Бер сүз белән кәеф күтәрелә, Җылы хискә әгәр төрелсә.. Кабат ялкынланып китә кебек, Учакларың әгәр сүрелсә.. Бер сүз җитә ара бозу өчен, Явыз ният белән әйтелсә.. Авыр сүздән тыелырга кирәк, Вакытында...әгәр җай килсә. Күңелләрдә туа, булган хисләр, Сүзләр булып, бары чыгалар. Сүзләреннән җиңел аңлап була, Нинди уйга алар чумалар... Сүзләребез күңел көзгеседәй, Булмый яшәп аны кузгатмый... Кеше арасында була мени, Бер береңә җылы сүз катмый?
Hide player controls
Hide resume playing