Myvideo

Guest

Login

БРК

Uploaded By: Myvideo
521 view
0
0 votes
0

БҮРӘК КАМЫР: 🔻1,5 стакан он 🔻100 мл су 🔻0,5 чәй калагы тоз 🔻80 грамм май (камырга сылау өчен) 🔻1 йомырка сарысы һәм 1 кашык сыек май (өстенә сөртү өчен) 🔻1 аш калагы кунжут орлыгы ЭЧЛЕК: 🔻250 гр. фарш 🔻1 зур суган 🔻Тоз, борыч, тәмләткечләр 1️⃣Йомшаграк камыр басабыз. Камырны 4 кисәккә бүлеп ял иттерәбез. 2️⃣Ял иткән камырны калынрак итеп җәеп, һәр катламны мул итеп май бн сылыйбыз һәм майланган тәлинкәгә бер-бер артлы тезә барабыз. 3️⃣Яңадан 20 минут ял иттерәбез. 4️⃣Камырның берсен алып, кунада яки өстәлдә уртадан читкә таба кул белән этәбез. Аннан чит-читеннән кул белән тарттырып, бик юка итеп юкартабыз. Майда тиешенчә торган камыр җиңел тартыла, әзрәк ертылып китсә дә куркыныч түгел. 5️⃣Җәелгән камырның бер читенә фарш салып, рулет формасында төрәбез. 6️⃣Ул рулетны яңадан улитка формасында, түгәрәкләп җыябыз. 7️⃣Калганнарын да шул рәвешле ясыйбыз һәм табага өсти-өсти зур улитка итеп җыеп бетерәбез. 9️⃣Өстен тугланган йомырка сарысына май кушып ясалган масса белән майлап, кунжут орлыгы сибеп, 180 градуслы мичтә 30-35 минут пешереп алабыз. Кетердәп тора торган бүрәк әзер. Тәмле булсын!

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later