Бу юлы безнең төшерү төркеме Нариман авылында булып кайтты. Әлеге җирлектә күпчелек керәшеннәр яши. Авыл халкы үзенең үткәненә зур хөрмәт белән карый, хатын-кызлар бүген дә әби-бабаларыннан калган кул эшләрен тоталар. Күп итеп сарык асрыйлар, аның җонын эрләп чүлкәбаш бәйлиләр. Чигү чигәләр. Төрле тәм-томнар пешерәләр. Авыл клубында күптән түгел генә «Нариман керәшеннәре» ансамбле оешкан. Шуның солистлары безгә авылда кышкы озын кичләрне ничек уздырулары турында сөйләп киттеләр.
Hide player controls
Hide resume playing