Myvideo

Guest

Login

_Ярдм_ №40

Uploaded By: Myvideo
1 view
0
0 votes
0

“Ярдәм” фонды күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә “дөньяга тәрәзә ача торган” “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” дип аталган проектны тормышка ашыруны дәвам итә. Бер ел дәвамында Россия Президенты гранты ярдәмендә алып барылган социаль проект “Лукойл” компаниясенең социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесендә җиңү яулады. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондында сентябрь аенда булган мөһим вакыйгалар турында сөйләүче татар телендәге видеожурналда: 1. Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе әгъзалары “Ярдәм”дә булып, милли ислам хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алышты. ----------- 2. “Экстремизмга юк дип әйтик” дип аталган айлык кысаларында Казан шәһәре мөхтәсибәтләре командалары арасында “Ярдәм” мәчетенең спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча турнир узды. ------------- 3. “Ярдәм” фонды тернәкләндерү үзәгендә “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү курслары тәмамланды. ---------- 4. “Ярдәм” фонды шатырында Россия Президенты гранты буенча уздырылган курслар тәмамлануга багышланган матбугат очрашуы узды һ.б. темалар.

Share with your friends

Link:

Embed:

Video Size:

Custom size:

x

Add to Playlist:

Favorites
My Playlist
Watch Later